Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада ир-ат наркотикларны законсыз саклаган өчен суд каршына басачак

Ир-ат үз гаебен таныды.

Кукмара районы прокуратурасы 26 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул наркотик матдәләрне законсыз сатып алу, сату максатыннан башка саклауда гаепле дип табылды.

Манзарас авылында яшәүче гаепләнүче бу елның 30 июлендә үзенә куллану өчен наркотик матдәгә заказ бирә. Шул ук көнне ул Нократ Аланы шәһәрендәге яшерен урыннан 1,9 грамм авырлыктагы наркотик ала.

Алга таба җинаятьче Кукмара районы территориясендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Тыелган матдә шәхси тикшерү барышында алына.

Ир-ат үз гаебен таныды. Җинаять эше карау өчен Кукмара район судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев