Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада аеруча куркыныч йогышлы авыруларга каршы көрәш буенча күнегүләр узды

Әлеге чараларның максаты — хайваннар арасында куркыныч авырулар килеп чыккан очракта, тиз арада һәм нәтиҗәле эш итү өчен, хезмәтләрнең әзерлеген тикшерү һәм камилләштерү.

Районда ветеринария хезмәткәрләре һәм башка тиешле органнар катнашында аеруча куркыныч йогышлы авыруларга каршы көрәш буенча күнегүләр узды. 

Кукмарада аеруча куркыныч йогышлы авыруларга каршы көрәш буенча күнегүләр узды

Әлеге чараларның максаты — хайваннар арасында куркыныч авырулар килеп чыккан очракта, тиз арада һәм нәтиҗәле эш итү өчен, хезмәтләрнең әзерлеген тикшерү һәм камилләштерү.

Кукмарада аеруча куркыныч йогышлы авыруларга каршы көрәш буенча күнегүләр узды

Күнегүләр барышында кош гриппын бетерү һәм профилактикалау буенча теоретик белемнәрне ныгыту һәм практик күнекмәләрне эшләүгә игътибар бирелде. Шулай ук команда-штаб күнегүләре уздырылды, анда һәр бүлекчәгә билгеләнгән бурычларның үтәлеше тикшерелде.

Кукмарада аеруча куркыныч йогышлы авыруларга каршы көрәш буенча күнегүләр узды

Күнегүләрнең бер өлеше Киндеркүл авылында үтте, анда шартлы рәвештә үле кош табылды. Вәзгыять мөмкин кадәр чынбарлыкка якынайтылды: карантин чаралары кертелде, дезинфекцияләү үткәрелде, үлгән кош утильләштерелде. Күнегүләрдә «Россельхознадзор», медицина хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр, ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм биоресурслар комитеты вәкилләре катнашты.

Кукмарада аеруча куркыныч йогышлы авыруларга каршы көрәш буенча күнегүләр узды

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин билгеләп үткәнчә, районда авырулардан саклану өчен ике төп профилактик чара күрелә: барлык хайваннарны вакцинацияләү һәм даими рәвештә диагностик тикшерүләр уздыру. Кукмара районында 60 меңнән артык эре мөгезле терлек исәпләнә, шуңа күрә мондый күнегүләр терлекчелек хуҗалыкларында авыруларның таралуын булдырмау өчен бик мөһим.

Кукмарада аеруча куркыныч йогышлы авыруларга каршы көрәш буенча күнегүләр узды

«Күнегүләрнең мөһимлеге аеруча зур, чөнки алар ветеринария хезмәткәрләренә һәм башка җаваплы органнарга гадәттән тыш хәлләргә тиз һәм нәтиҗәле җавап бирергә әзер булырга мөмкинлек бирә. Һәр хезмәткәрнең үз ролен аңлавы, командада эшләве һәм кирәкле күнекмәләргә ия булуы бик мөһим. Киләчәктә дә мондый өйрәнүләрне даими рәвештә үткәреп тору, авыруларны профилактикалау һәм терлекчелекне саклау буенча эшне камилләштерү зарур. Бу исә халыкның иминлеген тәэмин итүдә һәм төбәкнең икътисадый тотрыклылыгын саклауда зур әһәмияткә ия. Мондый күнегүләрнең нәтиҗәләре анализланачак һәм киләчәктә эш барышында исәпкә алыначак. Шулай ук башка районнар белән тәҗрибә уртаклашу да мөһим», — дип бәяләде район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин.

фото: Миләүшә Хаҗиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев