Кукмарада 42 яшьлек ир-ат кибеттән акча һәм азык-төлек урлаган өчен хөкем ителгән
Соңгы яңалыклар

Кукмарада 42 яшьлек ир-ат кибеттән акча һәм азык-төлек урлаган өчен хөкем ителгән

Ул үз гаебен өлешчә таныган, зыянны кайтармаган

Кукмара районы прокуратурасы 42 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты. Суд аны Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158 маддәсенең 2 бүлеге “б” пунктында каралган (бинага үтеп керү юлы белән урлау) җинаять кылуда гаепле дип тапкан.

Судта ачыкланганча, 2019 елның мартында ир-ат, исерек килеш, тәрәзәне чүкеч белән ватып, законсыз рәвештә Кукмара шәһәрендә урнашкан кибеткә кергән. Гаепләнүче аннан 5 мең сумлык азык-төлек продуктлары һәм акча урлаган. Ул үз гаебен өлешчә таныган, зыянны кайтармаган.

Суд аны биш айга төзәтү эшләренә хөкем иткән һәм хезмәт хакының ун проценты дәүләт файдасына тотылачак.


Нет комментариев