Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара шәһәрендә лифтлы йортлар төзеләчәк

Бу хакта һәм киләчәккә булган торак төзелеше планнары турында безгә район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Нияз Ризванов сөйләде.

Торак белән бәйле проблемаларны хәл итүгә районда зур игътибар бирелә. Әле кайчан гына шәһәрнең Тимер юл урамында 24 фатирлы йорт төзелеше турында язып чыккан идек, тиздән Степан Ра­зин урамында да сигез катлы өйнең нигезен сала башлаячаклар, дигән күңелле хәбәр килеп иреште. Бу хакта һәм киләчәккә булган торак төзелеше планнары турында безгә район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Нияз Ризванов сөйләде:

 – Шәһәрнең Степан Разин урамында быел коммерция­ле торак йорт сала башлаячаклар. Ул Кукмарадагы бер подъездлы, сигез катлы, лифт белән җиһазландырылган беренче өй булачак. Барлык документлар да экспертиза аша чыккач, якынча июль ахыры – август башларында нигезенә беренче казыклар сугылыр, һәм төзүчеләр эшкә керешерләр дип уйлыйм. Подрядчы оешма белән көн саен сөйләшүләр алып барыла, – диде Нияз Расим улы. 

Әңгәмәдәшемнең сүзләре буенча, әлеге йорттан фатирларны теләге булган һәркемгә сатып алырга мөмкин, бернинди чикләүләр дә юк. 

 – Проект бер, ике һәм өч бүлмәле 90га якын фатирга исәпләп ясала. Йорт территориясе ябык булачак, киртә белән әйләндереп алыначак, яшелләндерү, ишегалдына керү-чыгу һәм җәяүле юлларын асфальтлау, балалар уен мәйданчыгы ясау, спорт белән шөгыльләнү өчен җиһазлар кую, кече архитектура формалары (МАФ) урнаштыру да планда бар. Шулай ук транспорт кую өчен тукталыш та тиешле таләпләргә туры китереп башкарылачак, – дип ассызык­лады район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары. 

Нияз Ризванов алдагы елларда планлаштырылучы торак төзелешләренә дә тукталды. 

 – 2026 елда шәһәрнең Нур Баян урамында коммерцияле – дүрт, ә Эшчеләр тыкрыгы урамында “Социаль ипотека” программасы буенча бер күпкатлы йорт төзү өчен проект эшләре башланды. Коммерция­ле күпкатлы өйләрнең барысы да берәр подъездлы, сигез катлы итеп эшләнәчәк. Ә менә Эшчеләр тыкрыгындагы өй ике подъездлы булыр дип планлаштырыла. Әлеге йортларның барысында да лифтлар куелачак, – ди ул. – Эскиз проектларына шулай ук территорияләрне төзекләндерү, МАФлар кую, тукталышлар һәм уен мәйданчыклары ясау кертелә. Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан гамәлгә ашырылучы “Социаль ипотека” программасы буенча 2013 елда – 30, 2014тә – 22, 2015тә – 23, 2017дә – 8, 2018дә – 1, 2020 елда 11 райондашыбыз тораклы булган. Тиздән тагын яңа йортларда өй туйлары гөрләр дип ышанабыз. 

 – “Социаль ипотека” буенча төзелә торган өйдән Дәүләт торак фонды программасында катнашучылар үзләренең торак шартларын яхшырта алачак. Исәпкә басу өчен программада катнашучының даими рәвештә Татарстанда пропискасы булу, шунда яшәве һәм эшләве мөһим. Элегрәк бу мөмкинлектән бюджет өлкәсендә эшләүчеләр генә файдалана алса, хәзер оешманың хокукый-оештыру формасы каралмый, – ди Нияз Ризванов. – Торакка мохтаҗ дип расланган шәхси эшмәкәр һәм үзмәшгуль дә гариза яза ала. Һәр гаилә әгъзасы өчен торак мәйдан белән тәэмин ителеш 18 квадрат метрдан артмас­ка, айлык керем күләме исә минималь яшәү минимумыннан югарырак булырга тиеш. 

Нияз Расим улы Дәүләт торак фонды тарафыннан шәһәрнең Ворошилов урамы, 8, 10нчы йорт адреслары буенча салынучы йорт төзелешләрен дә билгеләп узды. 

– Сигезәр фатирлы ике йортта да бүгенге көндә төзелеш эшләре тулы көченә алып барыла. 16 фатир ятим балаларга биреләчәк, – диде ул. – Киләчәктә Манзарас авыл җирлеге территориясендә дә нәкъ шундый ук сигезәр фатирлы ике йорт төзү планлаштырыла.       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев