Газетаның баш мөхәррире булачак беренче сыйныф укучысына укуында уңышлар теләде.
Традиция буенча, «Татмедиа» АҖ «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балаларына портфель бүләк итә.
Ранэль - верстальщик Ленар Шәйдуллинның алты яшьлек улы. Ул быел күппрофильле лицейга беренче сыйныфка барачак.
Филиал җитәкчесе - газетаның баш мөхәррире Гөлгенә Шәрипова булачак беренче сыйныф укучысына укуында уңышлар теләде.
Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
Нет комментариев