Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районының яшь артистлары «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленең зона этабында уңышлы чыгыш ясадылар

Балалар сәнгать мәктәбе коллективлары Казанда узачак фестивальнең суперфиналында катнашачаклар, ул апрель аенда узар дип планлаштырыла.

Кукмара районының яшь артистлары Биектау районының Шәпше авылында узган «Созвездие — Йолдызлык» эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең зона этабында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Бу турыда Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә хәбәр иттеләр.

Зона этабында Саба, Әтнә, Теләче, Балтач, Биектау, Арча һәм Кукмара районнарыннан сәләтле балалар катнашты.

Кукмара районыннан төрле белем бирү учреждениеләреннән - Кукмара балалар сәнгать мәктәбеннән, «Галактика» балалар иҗаты үзәгеннән, Кукмара шәһәренең «Салават күпере» балалар бакчасыннан, Зур Кукмара һәм Нырья мәктәпләреннән 160тан артык бала катнашты.

Фестивальнең зона этабы нәтиҗәләре буенча Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары Гала-концертка үттеләр һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.

«Вокаль ансамбльләр» (кечкенәләр төркеме) номинациясендә «Улыбка» вокаль ансамбле - 1, «Выше радуги» вокаль - хореографик ансамбле 3 урынны яулады.

«Вокаль ансамбльләр» номинациясендә (уртанчылар төркеме) «Выше радуги» вокаль-хореографик ансамбле 1 урынны яулады.

«Конферансье» номинациясендә (кечкенәләр төркеме) Амалия Әхмәтшина 3 урынны яулады.

«Хореография» номинациясендә (кечкенәләр төркеме) «Кукморята» хореография коллективы махсус дипломга лаек булды.

Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең барлык коллективлары да фестивальнең Казанда узачак суперфиналында катнашачак, ул апрель аенда узар дип планлаштырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев