Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче 25 яшьлек ир кеше талаган өчен хөкем ителгән

Бу хәл Оштырма-Юмья авылында була.

Кукмара районында яшәүче 25 яшьлек ир кеше талаган өчен хөкем ителгән. Бу хакта Кукмара районы прокуратурасы хәбәр итә.

«Бу хәл 2019 елның көзендә кичке вакытта Кукмара районының Оштырма-Юмья авылында була. 25 яшьлек ир үтеп баручының кулыннан азык-төлек пакетын тартып алып кача», - дип сөйләделәр район прокуратурасында.

Урланган әйберләрнең бәясе 2 мең сумнан артып китә.

Соңрак җинаятьчене тоткарлыйлар. Хөкем ителүче үз гаебен таныган.

Суд аны 240 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем иткән. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев