Кукмара районында Сабан туена юлны төзекләндерәчәкләр
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында Сабан туена юлны төзекләндерәчәкләр

Районга 14 миллион сум акча тотылачак

Татарстан түрәләре Кукмара һәм Саба районнарында Сабан туена илтүче юлларны төзекләндерүгә тендер игълан итте. Бу хакта мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.

Ике тендер шартлары нигезендә юлларда тулаем яңа асфальт салачаклар. Кукмара районына 14 миллион сум акча тотылачак, Саба районында Миңгәр авылына – 28 миллион сум. Кукмара районында эшләр контракт имзаланганнан соң 30 көн эчендә, Миңгәрдә 22 ноябрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш.

Татар-информ

фото: архив/Татавтодор

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев