Кукмара районында ир-атның өшегән гәүдәсен тапканнар
Ир өйдән 17 гыйнвар көнне 19.00 сәгатьтә билгесез юнәлештә чыгып киткән булган.
Кукмара районында ир-атның туңган гәүдәсен тапканнар. Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.
20 гыйнвар көнне 19.55 сәгатьтә Глонасс-112 системасы буенча 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Югары Чура авылында яшәүче күршесенең югалуы турында гражданин Ефремовтан хәбәр килеп ирешә. Ул өеннән 17 гыйнвар көнне 19.00 сәгатьтә билгесез юнәлештә чыгып киткән булган.
Ир-атны эзләүгә биш кешедән торган 4нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре һәм ике берәмлек техника чыга. Эзләнүләр Югары Чура авылы янындагы юл буйлап, Балтач торак пунктына кадәр алып барыла. Эзләү мәйданы 32 000 квадрат метр тәшкил итә.
23 гыйнвар көнне 13.10 сәгатьтә 1975 елгы ир-атның өшегән мәете Югары Чура авылы хуҗалыкларының берсендәге сарай артында табыла.
117нче янгын сүндерү-коткару часте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев