Кукмара районында өч кешедә коронавирус очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында өч кешедә коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 84 250 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 3 621 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

18 яшькә кадәрге балалар – 410 кеше. 392 кеше дәваханәгә салынган.

Казанда коронавирус йоктыруның 1 260, Яр Чаллыда – 531 очрагы ачыкланган. Авыручылар барлыгы 40 районда теркәлгән, шуларның 3 - Кукмара районында.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 84 250 очрагы теркәлгән, 54 073 кеше терелгән, шул исәптән 3 202 - узган тәүлектә.

фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев