Кукмара районында 3 җинаять теркәлгән
31 марттан 6 апрельгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда 65 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 3есе җинаятьләр турында.
- 3 апрельдә Кукмараның бер авылында яшәүче 43 яшьлек хатын-кыздан гариза килеп ирешә, ул анда 2 апрель көнне 14.30 сәгатьтә 46 яшьлек авылдашы өендә аны кыйнавы һәм үтерү белән янавы турында хәбәр итә.
- 3 апрельдә Кукмараның бер авылында яшәүче хатын-кыз иренең балигъ булмаган улын кыйнавы турында гариза яза.
-5 апрельдә 36 яшьлек хатын-кыз 4 апрель көнне 31 яшьлек кукмаралы аның өеннән алтын чылбыр урлавы турында хәбәр итә.
Әлеге фактлар буенча җинаять эше кузгатылды.
Үткән атнада 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, зыян күрүчеләр юк. Төрле хокук бозулар өчен 24 кеше административ җаваплылыкка тартылган.
Фото: Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев