Кукмара район үзәк дәваханәсенә Яңа ел каникуллары вакытында 299 кеше мөрәҗәгать иткән
Соңгы яңалыклар

Кукмара район үзәк дәваханәсенә Яңа ел каникуллары вакытында 299 кеше мөрәҗәгать иткән

Өйгә чакыртулар саны 251 булган

Үзәк район дәваханәсенең Ашыгыч ярдәм бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, Яңа ел ялларында - 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр бирегә 299 кеше мөрәҗәгать иткән, өйгә чакыртулар саны 251 булган. Шул исәптән салкын тидереп авыртучы - 105, йөрәк-кан тамырлары чиреннән интегүче 29 кешегә ярдәм күрсәтелгән. Төрле имгәнүләр һәм 1 өшү очрагы да булган.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев