Кукмара районының Вахит авылында йорт һәм каралты-кура янган
Янгын иртә белән килеп чыга.
26 майда, сәгать 6.41дә 117нче янгын сүндерү-коткару частенә телефон аша Кукмара районының Вахит авылы, Яр буе урамында янгын чыгу турында хәбәр алына. Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару частендә хәбәр иттеләр.
Янгын сүндерүчеләр килгән вакытта сарай, мунча, торак йортның түбәсе яна торган була.
Хуҗа кеше каршы ала, өйдәге кешеләрнең үзләре чыгуын хәбәр итә. Ялкын телләренең күрше корылмаларга да күчү куркынычы була.
Янгын торак йортны, хуҗалык корылмаларын юкка чыгара. Кешеләргә зыян килми.
фото: районның 117нче янгын сүндерү-коткару часте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев