Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында универсаль спорт мәйданчыклары ачылды

Спорт корылмалары «Универсаль спорт мәйданчыклары һәм аз чыгымлы спорт корылмалары төзү» республика программасы буенча төзелде.

Халык телендә Туеш стадионы дип йөртелүче, Туеш һәм Манзарас авыллары арасындагы территориядә төзелгән универсаль спорт мәйданчыкларын ачу тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм башкалар катнашты. 

— Районыбызда сәламәт яшәү рәвеше алып баруга аеруча зур игътибар бирелә, спорт мәктәпләре эшли, төрле форматтагы мәйданчыклар төзелә. Туеш бистәсе территориясендә сафка баскан универсаль баскетбол-волейбол мәйданчыгы — 20нче, ә мини-футбол мәйданчыгы 45нче булып тора. Әлеге территориягә спорт мәйданчыклары, чыннан да, бик кирәк иде. Үсеп килүче яшь буын футбол, волейбол, баскетбол һәм башка спорт төрләре белән кызыксына, спортчы егетләребез яхшы күрсәткечләргә ирешә. Бу мәйданчыклар да спортның берничә төре буенча алга таба үсеш алырга этәргеч булачак, — диде район башлыгы Сергей Димитриев. — Мәйданчыклар бер дә буш тормасын, балалар, уен тавышы тынмасын, ишекләре һәрчак ачык булсын иде. Шуны да әйтеп үтим: төзегәнне ватмаска, саклап тотарга да кирәк. Киләчәктә биредә зур чемпионнар үсәр дип ышанам. 

Төзелеш оешмасы хезмәткәрләре быелның җәендә эшкә керешкән булганнар, берничә ай эчендә нинди күркәм корылма калкып чыккан. Район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Вәлиев әлеге мәйданчыкларның тиешле таләпләргә туры китереп башкарылуын, аларда спорт белән шөгыльләнү, сәламәтлекне ныгыту өчен барлык шартлар да тудырылуын билгеләп үтте. 
Тантаналы өлештән соң футболчы һәм баскетболчы яшь спортчылар әлеге мәйданчыкларда үзләренең уеннарын күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев