Кукмарада районда террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Аны комиссия рәисе Сергей Димитриев үткәрде.
Район Советы бинасында террочылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: террорчылыкка каршы тору өлкәсендәге вәзгыятьне мониторинглау сыйфаты, карарларның үтәлеше, аерым игътибар таләп иткән категориядәге затлар белән, дини мохиттә, мәгариф оешмаларында профилактик эшне камилләштерү, мәгълүмати-пропаганда төркеменең эш нәтиҗәләре, сәүдә һәм дини объектларның террорчылыктан сакланышы һәм башка чаралар турында.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев