Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында тантаналы вакыйга: Үсмерләргә паспортлар тапшырылды

Тантана ахырында укучылар махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга рәхмәт сүзләре һәм изге теләкләр язылган хатлар әзерләде.

Кукмара районы ЗАГС бүлегендә 14 яше тулган үсмер егет-кызларга мөһим документ – Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшырылды. Бүген әлеге истәлекле вакыйгада 4нче урта мәктәп укучылары катнашты.

Яшьләргә изге теләкләрен җиткерергә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев, район хәрби комиссары, гвардия майоры Альберт Гомәров һәм башкалар да килгән иде.

Чара барышында чыгыш ясаучылар үсмерләргә паспорт алуның зур җаваплылык булуын искәртте, Ватанны яратырга, белемле һәм максатчан булып үсәргә өндәде.

- Бүген сезнең тормышыгызда бик әһәмиятле көн. Паспорт алу – ул зур горурлык кына түгел, ә зур җаваплылык та. Сез инде тулы хокуклы гражданнар рәтенә басасыз. Үз алдыгызга куйган максатларга ирешеп, районыбызның һәм илебезнең лаеклы ул-кызлары булыгыз. Әти-әниләрегезнең, укытучыларыгызның ышанычын аклагыз, Ватаныбыз белән горурланырлык шәхесләр булып үсегез, - дип, изге теләкләрен җиткерде Айгөл Багаманова.

Тантана ахырында укучылар махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга рәхмәт сүзләре һәм изге теләкләр язылган хатлар әзерләде. Алар үзләренең Ватанны саклаучылар белән горурлануларын белдерде һәм тизрәк иминлек белән әйләнеп кайтуларын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев