Кукмара районында рецидивист исерек килеш машина йөрткән өчен суд каршына басачак
Ул үз гаебен тулысынча таныды.
Кукмара районы прокуратурасы элек хөкем ителгән, Киров өлкәсендә яшәүче 25 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен хөкем ителгән килеш, кабат спиртлы эчемлек кулланып, руль артына утыруда гаепләнә.
2022 елның 28 декабрендә гаепләнүче исерек хәлдә ВАЗ-21074 автомобиле руле артына утыра. Күкшел авылының Ленин урамында аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата.
Документларын тикшергәндә ир-атның элек тә исерек килеш машина йөрткән өчен җинаять җаваплылыгына тартылуы ачыклана.
Ул үз гаебен тулысынча таныды.
Җинаять эше район судына җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев