Кукмара районында юлның каршы як полосасына чыгу белән бәйле 3 һәлакәт теркәлгән
Юлның каршы як полосасына чыгу белән бәйле административ хокук бозуларны булдырмас өчен 19 июньгә кадәр республикада “Каршы як полоса” дигән кисәтү чаралары уза.
“Быелның 5 аенда Татарстан Республикасы юлларында юлның каршы як полосасына чыгу кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә 95 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 35 кешенең гомере өзелде, 167 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Кукмара районында юлның каршы як полосасына чыгу белән бәйле 3 һәлакәт булды, ике кеше һәлак булды, ике бала зыян күрде, - ди Кукмара районы дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов. - Россия Федерациясенең Юл йөрү кагыйдәләре нигезендә шофер кеше, алдагы автомобильне узып китәр алдыннан каршы як полосаның буш булуына, юл хәрәкәтендә катнашучы башка транспорт чараларына куркыныч тудырмаслык ара барлыгына инанырга тиеш. Шулай ук “Узу тыелган” юл тамгасы гамәлдә булган зонада, тоташ линия билгеләре булганда, куркыныч борылышларда һәм күрү чикләнгән участокларда да үтеп китү тыела”.
Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе сүзләренә караганда, тиешле таләпләрне үтәмәгән өчен автомобиль йөртүчегә биш мең сум күләмендә административ штраф яисә дүрт айдан алып алты айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Кагыйдәне бозу кабатланган очракта, бер елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев