Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы хәрби комиссары контракт хезмәте турында сөйләде

Килешү бер, өч һәм биш елга төзелергә мөмкин.

Кукмара районы хәрби комиссариатында килешү (контракт) буенча хезмәт итәргә теләге булганнарны сайлап алу кампаниясе бара.

Бу хакта тулырак район хәрби комиссары Альберт Гомәров сөйләде:

— 18 яшьтән 65 яшькә кадәрге, сәламәтлеге яхшы дип табылган, медицина буенча каршы күрсәтмәләре булмаган һәркем килешү төзи ала. Моның өчен контракт буенча хезмәт сайтындагы форма нигезендә автобиография һәм анкета, паспорт, булган очракта хәрби билет, никахны рәсмиләштерү һәм балаларның туу турындагы таныклыклары, белем турында документ кирәк.

Хәрби хезмәт узу өчен контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасында катнашучыларга Россия Федерациясеннән — 195 мең, Татарстаннан — 200 мең, районнан 100 мең сум күләмендә бер тапкыр акчалата түләү каралган. Ә инде айлык хезмәт хакы хәрби дәрәҗә, вазыйфа һәм хезмәт иткән елларга бәйле рәвештә 204 мең сумнан башлана.

Россия Президенты Указы белән көч ведомстволарында (Оборона министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы һәм башкалар) эшләп лаеклы ялга чыгучы гражданнар да сәламәтлек буенча хезмәткә яраклы дип табылган очракта шулай ук килешү төзи ала. Бу вакытта аларның пенсияләре вакытлыча туктатылып тора. Әмма Оборона министрлыгы эш хакы белән беррәттән, айлык пенсиядән дә ким булмаган күләмдә компенсация түләүне гарантияли. 

Килешү бер, өч һәм биш елга төзелергә мөмкин. Шулай ук армиягә чакырылучылар да бер елдан башлап контракт төзи ала. 

Районда килешү нигезендә хәрби хезмәт узарга теләүчеләрне алай күп дип әйтмәс идем. Әмма шулай да илнең язмышы өчен борчылучылар, гаиләләрен, якыннарын якларга һәм сакларга теләүчеләр бар. 

Килешү буенча хезмәт итүчеләргә социаль яклау юнәлешендә ташламалар һәм гарантияләр каралган. Болар: туплау-ипотека системасында катнашып, Россия Оборона министрлыгы хисабына тиз арада торак сатып алу, торак наймы өчен компенсация, хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай дәвалану яисә тернәкләнү курслары узу, федераль бюджет хисабына сәламәтлек һәм гомерне иминиятләү, ташламалы пенсиягә чыгу хокукы, хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы һәм закон буенча аларга тиешле ташламалар, кредит һәм салым каникуллары, балаларга югары уку йортларына керү өчен бюджет урыннары, балалар сәламәтләндерү лагерьларында бушлай ял итү мөмкинлеге һәм башкалар.
Чын ир-егет юлы ул — үзенең Ватанын яклау, саклау һәм аның патриоты булу.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев