Сергей Димитриев «Йолдызлык» балалар бакчасы базасында урнашкан 1671нче сайлау участогында үз тавышын бирде.
Татарстанның Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев «Йолдызлык» балалар бакчасы базасында урнашкан 1671нче сайлау участогында ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауда үз тавышын бирде.
«Бүген һәрберебез өчен җаваплы көн. Чөнки без киләчәк өчен тавыш бирәбез. Район халкы сайлауда актив катнашыр дип ышанам», — дип билгеләп үтте ул.

Сергей Димитриевич сайлау барышы белән кызыксынды.
«Сайлау тыныч, штат режимында уза. Район халкы сайлауга актив килә», — диде сайлау участогы рәисе Зөһрә Зинәтуллина.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев