Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы башлыгы махсус хәрби операция зонасында хәрбиләр белән очрашты

Сергей Димитриев «Сугышчан кардәшлек» оешмасы вәкилләре белән берлектә хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм партиясен илтте.

Шушы көннәрдә Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев Луганск Халык Республикасы торак пунктларында хәрби бурычларын үтәүче якташлар белән очрашты.

Сергей Димитриев «Сугышчан кардәшлек» оешмасы вәкилләре белән берлектә хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм партиясен илтте. Анда алгы сызыкта иң кирәкле әйберләр: җиһазлар, махсус приборлар, генераторлар, инструментлар, кием-салым, азык-төлек, көндәлек кирәк-яраклар һәм башкалар бар иде.

«Илебезне саклаучы сугышчыларыбызга булышканнары өчен район халкына зур рәхмәтемне белдерәм. Гуманитар ярдәмне илтеп тапшырдык, анда барысы да — якташларыбыз сораган әйберләр. Без һәрвакыт аларга ярдәм итәчәкбез. Җиңү безнең кулда булачак!» — дип билгеләп үтте Сергей Димитриев.

Хәрбиләр дә ярдәм җыюда һәм илтеп җиткерүдә катнашкан барлык район халкына рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев