Күппрофильле лицей укучылары полициядә кунакта булды
Соңгы яңалыклар

Күппрофильле лицей укучылары полициядә кунакта булды

Тәртип сакчылары укучыларга полициядәге эшчәнлекләре турында сөйләделәр

Кукмара күппрофильле лицееның 8 Б сыйныфы укучылары район эчке эшләр бүлегендә кунакта булдылар. Тәртип сакчылары укучыларга полициядәге эшчәнлекләре турында сөйләделәр. Бигрәк тә укучыларга полиция хезмәткәрләренең кораллары кызыксыну уятты. Алар өйрәнү коралы: Макаров пистолеты белән Калашников автоматын кулларына тотып карый алдылар. Шулай ук бу көнне укучылар дежур частьнең эше белән дә таныштылар. Әлеге экскурсия укучыларда зур тәэсирләр калдырды.

 


Нет комментариев