Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Космонавтика көнендә яшь кукмаралыларга паспортлар тапшырылды 

Район ЗАГС бүлегендә 10 укучы илнең төп документын алды. 

Бүген Кукмарада космонавтиканың 61 еллыгын районның ун яшь гражданинына паспортлар тапшыру белән билгеләп үттеләр. Бәйрәм тантанасы район ЗАГС бүлегендә узды. 

«Бүген Космонавтика көне. Сез дә үзенә күрә космонавтлар кебек, чөнки паспорт алып олы, җаваплы тормышка "очасыз". Сез әлеге документ белән бергә атлаячаксыз. Бурычыгыз - лаеклы кешеләр буллу», - диде район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова. 

Яшүсмерләргә паспорт белән бергә истәлек бүләкләре — Россия Федерациясе Конституциясе, паспорт өчен тышлык һәм триколор-тасмалар тапшырылды.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X