Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Коронавируска антитәнчекләр турында QR-кодлар бер генә тапкыр биреләчәк

QR-код ярты елдан гамәлдән чыккач, кабаттан тест тапшырып, сертификат алып булмаячак.

Коронавируска антитәнчекләр буенча QR-кодлы сертификатлар бер генә тапкыр биреләчәк, дип яза «Татар-информ» МА.

Covid-19 га каршы көрәш буенча оператив штабның туры эфирында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, 21 февральдән соң тест ясатып, антитәнчекләр булуы ачыкланса, сертификат ясатып булачак, тик ул ярты елдан гамәлдән чыккач, кабат яңартып булмаячак.

«Һәр лаборатория антитәнчекләргә анализ нәтиҗәләрен тапшырган кешегә дә бирә һәм параллель рәвештә Дәүләт хезмәтләре порталына да юллый», — диде Дмитрий Лопушов.

Сертификат бары тик иммуноглобулин G нәтиҗәләренә карап бирелә.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk