Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Хезмәт даны» газетасы редакциясе оештырган акциягә йомгак ясалды: ике җиңүче катнаш азык белән бүләкләнде

Акциядә барлыгы 375 абунәче катнашты.

Кемгә ничектер, үземә шәхсән яз яшеллек һәм чирәм йолкып йөрүче кечкенә сары йомгаклар – чебиләр белән ассоциацияләнә. Язның нәкъ тә соңгы көнендә без кош-корт үстерүче райондашларыбызны куандырдык. 

«Хезмәт даны»на язылу квитанциясен җибәргән 375 абунәче арасыннан ике кешегә «Тойма» җәмгыятендә җитештерелгән, файдалы витаминнарга бик бай булган, тугыз төрле катнашма, ике төрле витамин кушып ясалган катнаш азык уйнаттык. Компьютердагы очраклы саннар генераторы программасы ярдәмендә җиңүчеләрне билгеләргә кукмаралы Рәзинә Димиева ярдәм итте. Менә алар – бәхет ияләре: Кукмарадан Солтангали Якупов һәм Каенсардан Габделбәр Мотыйгуллин.

Редакциябезгә иң беренче булып Солтангали Якупов килеп керде. Уллары Руслан белән Илдар да әтиләренә ияргән иде. Быел зур юбилеена әзерләнүче яңа танышыма әле бер дә 90 яшь бирәсе килми. Гомер буе тегү фабрикасында эшләп лаеклы ялга чыккан Солтангали абый тугры газета укучыбыз икән.

«Күпер янындагы паровоз куелган урында элек редакция белән типография бинасы урнашкан иде. “Хезмәт даны”н шул вакыттан, үземне белгәннән бирле алдырам. Андагы барлык язмаларны да яратып укыйм. Бөтен яңалыкларны да белеп торасым килә, шуңа да иң элек үзебезнең газетаны кулга алам. Чөнки анда таныш кукмаралылар турында языла бит. Сездән беренче генә приз алуым түгел, бервакыт үлчәү бирдегез, аның белән әле дә файдаланам», - диде ул.

Фатирда үзе генә гомер кичерүче Солтангали абыйга, бүләгегез үз йорты белән торучы улыгызга буладыр инде, дип елмаеп соравыма Руслан Якупов сүзгә кушылды:

«Тормыш иптәшем белән ел да чебиләр алабыз. Ә квитанцияне әти кушуы буенча телефон аша җибәргән идем. Шунда үзебезнекен дә юлладым. Акциядә катнашам дисәң, бик җайлы хәзер, редакциягә килеп йөрисе дә түгел. Өлкәннәр шундый бит инде алар, җибәрдеңме әле дип, әти гел сорап торды». 

Икенче җиңүчебез – Каенсардан Габделбәр Мотыйгуллин белән элемтәгә керер өчен, аны шактый эзләргә туры килде. Әлеге фамилияле берничә кешегә шалтыратып карадык без. Шуңа да авылдашларының катнаш азык отуы турындагы яхшы хәбәр өй буенча таралган булып чыкты.

«Юлыма очраган һәркем редакциягә бүләккә киттеңмени, дип озатты мине. Бүләк – һәрвакыт сөенеч ул. Ел саен акциядә катнашып та бу юлы беренче мәртәбә җиңдек. Газетаны кулга алу белән иң беренче арткы битенә, белдерүләргә күз салам, алар һәрдаим кирәк. Элек газетада колхозлар тормышы күп бирелә иде. Аеруча авыллар турында язмалар укыйсы килә», - диде райондашым. 

Көнкүреш комбинатында, элемтә узелында, аннан тимер юлда хезмәт куйган Габделбәр абый тормыш иптәше Рәзинә апа белән җәен кош-кортлар алып үстерәләр, авылда гына яшәүче ике оныкларын карашырга ярдәм итәләр икән.
Газета укучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз, алган бүләкләренең файдасын күрсеннәр иде.

Фото: Йолдыз Низамиева / «Хезмәт даны»


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев