Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Казан–Шәмәрдән трассасындагы юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз һәлак булган

Авария бүген иртәнге җиделәр тирәсендә булган

Казаннан ерак түгел урнашкан «Царево» торак комплексы янындагы авариядә бер хатын-кыз кыз үлгән, берничә кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге юл һәлакәтен үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

«Авария бүген иртәнге җиделәр тирәсендә Казан – Шәмәрдән трассасында килеп чыккан. Казаннан «Царево» торак комплексына таба хәрәкәт итүче «Нексия» автомобиле тимер коймага килеп бәрелгән, шуннан соң 15нче модельле «Лада» машинасы белән бәрелешкән», - дип сөйләде әлеге авариянең шаһитлары.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, авария нәтиҗәсендә «Лада» автомобиленең хатын-кыз пассажиры һәлак булган. Тагын берничә кеше төрле җәрәхәтләр алган.

Фото: очевидцы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев