Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Казан Яңа елны зурлап каршы ала: бәйрәм чаралары 19 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр оештырылачак

Башкалада бәйрәмнәр сигез мәйданчыкта узачак.

Казанда Яңа ел уңаеннан чаралар 19 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр шәһәрнең 8 мәйданчыгында узачак. Башкарма комитет карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза, дип яза «Татар-информ» МА.

Бәйрәмнәр түбәндәге мәйданчыкларда оештырылачак:

  • «Казан» гаилә үзәге территориясе,
  • Иске Татар бистәсе,
  • «Кара күл» паркы,
  • Дәрвишләр скверы,
  • «Сосновая роща» паркы,
  • «Крылья Советов» паркы,
  • Казан Кремленең ишегалды,
  • аерым план буенча «Казан шәһәренең парклар һәм скверлар дирекциясе» парклары.

Шулай ук Казан Башкарма комитеты Татарстан башкаласында Яңа ел бәйрәм чараларын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты составын да эшләде.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев