Җимерү эшләренең тәмамлану вакыты билгеле түгел.
Казанда Кабан күле буендагы төзелеп бетмәгән бинаны җимерү эшләре башланды. Тугыз катлы бинаны 2000нче еллар ахырыннан бирле төзеп бетерә алмаганнар. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.
2014 елда бинаны төзеп бетерү планы эшләнгән, аның нигезендә тагын 5 катны күтәрү, шулай ук парковка һәм мәйданчыкны төзекләндерү күздә тотылган була. Шуңа да карамастан эш ахырына кадәр җиткерелми.
Әлеге төзелеш Һади Такташ урамы, 51нче йорт адресы буенча урнашкан. Җимерү эшләренең тәмамлану вакыты билгеле түгел.
Фото: Рөстәм Шакиров/ «Татар-информ»
Нет комментариев