Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Югары Чура авыл җирлегендә хисап җыелышы узды

Ул үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде.

Югары Чура авыл җирлегендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин җитәкчелегендәге эшче төркем катнашында хисап җыелышы узды. Ул үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. 

Җирлек башлыгы Виталий Андреевның сүзләренә караганда, җирлеккә кергән 5 авылда 1421 кеше яши. 2023 елда 13 бала дөньяга килгән, 13 кеше вафат булган, 9 яшь пар гаилә корган. 
- Хезмәт яшендәге 68 кеше  "Вахитов" җәмгыятендә, 67 кеше бюджет өлкәсендә эшли. 50 кеше кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Шулай ук җирлектә читкә китеп эшләүчеләр дә бар, - дип сөйләде ул.
Югары Чура җирлеге халкы тырышлыгы нәтиҗәсендә яхшы тормыш итә. Халык бәрәңге, суган һәм башка яшелчә, җиләк- җимеш үстерә, ит җитештерә, сөт сата.
Ахыргы ике елда 8 гаилә фермасы төзелгән. Аларда 192 савым сыер асрала. 
Җирлек үзара салым, авыл территорияләрен комплекслы үстерү һәм башка программаларда да актив катнаша.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин үз чыгышында районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисадый күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды.
 Җыелыш азагында хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев