Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Интернет аша акча эшләргә җыенган Кукмара районы кешеләре мошенникларга эләккән

Район эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе Рәсүл Гаязов та кырыгалдар тозагына төшеп, акчасыз калган, өстәвенә кредитлар рәсмиләштергән ике райондашыбыз турында сөйләде.

Әле яңарак кына елны башлап җибәрдек, югыйсә, инде нинди зур суммада югалту. Җиңел генә акча эшлим дип, һаман саен мошенниклар кармагына эләгә барабыз. Район эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе Рәсүл Гаязов та кырыгалдар тозагына төшеп, акчасыз калган, өстәвенә кредитлар рәсмиләштергән ике райондашыбыз турында сөйләде. 

«58 яшьлек ир-атның кәрәзле телефонына таныш түгел номердан шалтырату килә, һәм үзен Вероника дип атаган хатын-кыз интернет челтәрендәге инвестицияләү компаниясенең онлайн-платформасы аша акча эшләү мөмкинлеге турында сөйли. Ир кеше: „Акчам юк“, — дисә дә, яңа танышы үз сүзендә нык тора, кредит алырга ярдәм итәчәген ышандыра. Шуннан соң ул ризалык бирә. Телефонына „Скайп“ кушымтасын көйли, ике ир кеше белән аралаша. Аңа теркәлү өчен сылтама да җибәрәләр. Ир-ат, берничә көннән үзенә зур суммада акча киләчәк дип ышанып, инвестицияләргә ике тапкыр — 2 мең 998 сум, бер тапкыр 3 мең сум акча кертә. Акчасы калмагач, 9 гыйнвар көнне аңа кредит алырга кушалар. Райондашыбыз мобиль кушымта аша банкларның берсеннән 470 мең сум кредит рәсмиләштерә дә күрсәтелгән счетка юллый, икенче көнне алынган 115 мең сумлык кредит акчасы да 130 мең сум булып таныш түгел кешеләргә күчә. Әлбәттә инде, аңа бернинди арттырылган акчалар да кире кайтмый. Райондашыбызга килгән зыян 588 мең 999 сумны тәшкил итә», — ди Рәсүл Марат улы.

Тикшерүченең сүзләренә караганда, чираттагы райондашыбыз 12 гыйнвар көнне мошенниклар корбаны була. Аңа исә популяр мессенджерларның берсеннән өстәмә акча эшләү мөмкинлеге турында язылган СМС-хәбәр килә. Эш шартлары бик гади: сылтама аша юлланган сайтларга кереп, скриншот ясыйсың, «ошый» тамгасын куясың һәм комментарий язасың да кесә тутырып хезмәт хакы аласың!

«Дүртенче дистәне ваклаган райондашыбызга биремнәрне үтәгән өчен, чыннан да, иң элек — 300, аннары 1450 сум акча килә. Тик менә биремнәр саны арткан саен, син кертергә тиешле сумма да үсә. Зыян күргән ир-егет тә 2679 сум акча юллап, 3514 сум акча эшлим дип уйлый. Әмма аңа: „Сезнең акчагыз тиешле счетка килмәде, хәзер 12 мең сум күчерегез“, — дип хәбәр килә. Бер тиене дә калмагач, ул кредитлар рәсмиләштерә, бер көнне — 11 мең 799 сум, икенче көнне 48 мең 955 сум акчаны таныш түгел счетларга күчерә, тик менә ышандырылган хезмәт хакы гына күренми. Берникадәр вакыттан соң ул үзенең мошенникларга эләгүен аңлый. Нәтиҗәдә аның 64 мең 433 сум акчасы җилгә „оча“. Мошенниклар күп вакыт теге яисә бу оешма-фирманың берәр хәрефен кеше күрмәслек итеп үзгәртеп ясалган ялган (фишинг) сайтлар белән эш итә. Акча ул беркайчан да җиңел генә безнең кесәгә керми. Күпкә өмет итеп, булганыннан коры кала күрмәгез!» — ди Рәсүл Гаязов.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев