Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Илсур Һадиуллин Россиякүләм фән олимпиадалары буенча Татарстанның өчлеккә керүен әйтте

Беренче урында Мәскәү, икедә - Мәскәү өлкәсе.

Казанда Россия һәм Татарстан күләм фән олимпиадаларына йомгак ясап, җиңүче һәм призерларны бүләкләделәр. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Татарстан Россиядә өченче урынны яулаган. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте, дип яза "Татар-информ" МА.


«Бу елны да үз мөмкинлекләребезне акладык. Россия күләмендә без өченче урында. Беренче урында Мәскәү, икедә – Мәскәү өлкәсе, өчтә – без. Канга батып көрәшмәсәк тә, ел дәвамында Татарстан белән Санкт-Петербург арасында интеллектуаль яктан укучылар һәм укытучылар белән көчле көрәш барды һәм без җиңеп чыктык», – диде министр.

Бөтенроссия олимпиадаларында быел Татарстаннан 251 укучы җиңүче һәм призер исемен яулаган. Узган ел белән чагыштырганда быел 14 җиңүче һәм призерга күбрәк. «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә узган тантаналы чарада илкүләм олимпиада җиңүчеләренә 200 мең, призерларга 100 мең күләмендә акчалата бүләк тапшырдылар. 

Илсур Һадиуллин зур күрсәткечләр өчен мәктәп һәм ата-аналарга рәхмәт әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk