Ике яшьлек баласын ач тоткан «ана»
Соңгы яңалыклар

Ике яшьлек баласын ач тоткан «ана»

Чаллыда бер эчкече хатын үзенең ике яшьлек баласын ач тоткан.

Сабыйның ачынып озак елавына күршеләре игътибар иткән. Бу фатирда 33 яшьлек спиртлы эчемлекләр кулланырга яратучы хатын-кызның яшәвен алар белгәннәр. Ул баласын карамаган вакытын эчкече компанияләр җыеп үткәрә торган булган. Бу юлы да баланы бикләп калдырып каядыр киткән.

Баланы полиция хезмәткәрләре килеп ишекне ачып коткарганнар. Сабый хәзер табиблар күзәтүендә, хастаханәдә. Ул бик ябык һәм хәлсез. Аналык вазыйфасына төкереп караган әлеге хатынга җинаять эше ачылган.

Шәһри Чаллы

pixabay.com

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев