Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Идел елгасында көймә ике баржа арасына килеп кергән, бер ир-ат һәлак булган

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр әлеге хәлнең нечкәлекләрен һәм сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрә.

Россия Тикшерү комитетының транспортта Үзәк төбәкара Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре Татарстанның Яшел Үзән районында, Идел елгасында көймә баржалар белән бәрелешү сәбәпле бер кеше һәлак булганнан соң җинаять эше кузгатты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының транспортта Үзәк төбәкара Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр итте.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 6 июньдә Идел елгасында, Яшел Үзән районы территориясендә көймә ике баржа арасына килеп кергән. Нәтиҗәдә, көймәдәге 65 яшьлек ир-ат суга батып үлгән, 63 яшьлек хатын-кыз җәрәхәтләнгән.

«Хәзерге вакытта тикшерүчеләр әлеге хәлнең нечкәлекләрен һәм сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрә. Шаһитларны сораштыралар, шулай ук берничә экспертиза билгеләнгән», - диде Дмитрий Захаров.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев