Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Ят», «яннан бар», «эзлә»: Район эчке эшләр бүлегендә кинолог Рәүф Әхмәтҗановка этләрне өйрәтә

Полициядә хезмәт куючы этләр 8 яшькә, ә сәламәтлекләре яхшы булганда, 10 яшькә кадәр дә эшли.

Җинаятьләрне ачу, җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә дүртаяклы дуслар — полиция хезмәткәрләренең иң зур ярдәмчеләре. 
Район эчке эшләр бүлегендә дә өйрәтелгән өч немец овчаркасы бар: икесе — кыз, берсе — малай. Үзләре белән якыннанрак таныштыру өчен, кинолог Рәүф Әхмәтҗановка мөрәҗәгать иттек. Чын дөресен әйтәм: берсеннән-берсе зур гәүдәле, безне күрүгә үк өрүче һәм вольер эчендә арлы-бирле йөрүче, иреккә чыгарга ыргылучы этләрдән бераз шүрләдем. Ишекне җимерсәләр, өскә ташлансалар... 

— Курыкмагыз, алар өчесе дә бик акыллы, тәртипле, өйрәтелгән, — дип тынычландырырга ашыкты полиция кинологы. — Этләрнең иң өлкәне «Ява» исемле. Ул — 2015 елгы. Алга таба «Темп» килә. Аңа февральдә 7 яшь тулды. Соңгы вольер — 1,5 яшьлек "Жади"ныкы. Ул арада иң яше һәм иң шук-шаяны. Дүртаяклы дусларның өчесе дә Казанның укыту үзәгеннән кайтарылган. Һәрберсенең үз паспорты бар, анда тиешле график нигезендә ясалган прививкалар язып барыла. 

Рәүф Әхмәтҗанов — Кукмара егете. Армия хезмәтеннән соң 2017 елда район эчке эшләр бүлегенә эшкә керә һәм дежур часть шоферы итеп билгеләнә. 2023 елда исә кинолог вазыйфасына күчә.

— Мин хайваннарны бик яратам, мәктәптә укыган елларда хәтта ветеринар булырга да хыялланган идем. Шуның өчен полициядә кинолог урыны бушау белән бик теләп риза булдым. Өч ай Уфадагы кинолог-белгечләр әзерләү мәктәбендә курслар узып, имтиханнар тапшырып, тәҗрибә туплап кайттым. Бүгенге көндә этләр белән эшлим, аларны төрле шөгыльләргә өйрәтәм, — ди ул. — Хезмәтем "егет-кызлар«га хәерле иртә теләп, аларны махсус ашамлык белән (бер эткә иртә-кич 600 грамм ризык бирелә, — авт.) сыйлаудан башлана. Вольерларын чистартканнан соң, саф һавада йөрергә чыгабыз, юындырып та алам. Бүлек ишегалдында рәхәтләнеп уйный алар. Шулай ук яхшы формада булсыннар өчен, шөгыльләр, төрле күнегүләр, каршылыклар полосасын уздырабыз. «Утыр», «ят», «яннан бар», «эзлә» һәм башка йөкләмәләрне өйрәтү өчен дә шактый вакыт уза. Командаларны онытмасыннар өчен, даими рәвештә кабатлап торырга кирәк. Безнең хезмәттә иң мөһим сыйфатлар: хайваннарны, бу очракта этләрне ярату, сабырлык, холык ныклыгы, максатчанлык, күзәтүчәнлек. Эт ул — бик сизгер хайван. Аны үзеңә бер карусыз буйсындыру өчен тырышлык, физик яктан әзерлекнең да яхшы булуы сорала. Чөнки күнегүләр вакытында күп көч һәм энергия сарыф ителә. Аларның кайберсе мактаганны ярата, ә кайсынадыр бераз таләпчәнлек тә күрсәтергә туры килә. Эшли-эшли, бер-береңә ияләнәсең. 

Әңгәмәдәшемнең сүзләренә караганда, полициядә хезмәт куючы этләр 8 яшькә, ә сәламәтлекләре яхшы булганда, 10 яшькә кадәр дә эшли ала икән. Ә инде тиешле вакыты узганнан соң, этләр ялга чыга, яңа хуҗага бирелә, яисә кинолог аны үзенә ала. 

— Без, ел саен этләр белән Казанга барып, имтихан тапшырабыз. Анда аларның сәламәтлекләре дә, хезмәткә яраклымы-юкмы икәнлекләре дә тикшерелә. Сынауны узганнан соң, белгечләр тарафыннан акт бирелә дә, алга таба шуның буенча эшлибез, — ди полиция кинологы. — Мин Уфага «Жади» кушаматлы 1 яшьлек эт белән бардым. Ул конвой һәм кешеләрне (җинаятьчеләрне, югалганнарны) эзләү юнәлешендә әзерләнде. Бүгенге көндә дә ул һәм «Ява» кушаматлы эт гаепләнүче кешеләрне этап белән бер җәза алу урыныннан икенчесенә күчергәндә, судка алып барганда полиция хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтә. Шулай ук алар җинаять булган урыннарга да чыгалар. Тоемлау, эз буенча, җинаять билгесе, дәлил эзләп табып, шикләнелүченең кайсы тарафка киткәнен ачыклый алалар. Шартлаткыч матдә һәм җайланмаларны эзләү юнәлешендә эшләүче этебез белән районда уздырылучы төрле чаралар алдыннан биналарны, кеше күп туплана торган урыннарны, шик тудыручы предметларны тикшерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев