Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Гафиятуллин урамы 6нчы, 8нче, 10нчы йортларның ишегалдында Урам бәйрәме үткәрелде

Ишегалды матур музыка, дәртле җырлар белән яңгырап торды, бәйрәмне алып барган Рамил Сәләхетдиновның җор теле, мәзәк шигырьләре һәркемне елмаерга мәҗбүр итте.

Кичә Гафиятуллин урамы 6нчы, 8нче, 10нчы йортларның ишегалдында район Мәдәният йорты хезмәткәрләре «Нур Баян» иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Рауля Самерханова белән берлектә Урам бәйрәме үткәрде. Әлегә кадәр ул Тимер юл, Толстой, Яхин урамнарында узган.

Ишегалды матур музыка, дәртле җырлар белән яңгырап торды, бәйрәмне алып барган Рамил Сәләхетдиновның җор теле, мәзәк шигырьләре һәркемне елмаерга мәҗбүр итте. «Ак калфак» район берләшмәсе җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина урам исеменең барлыкка килү тарихына тукталды.

Раулә Сәмерханова шушы йортлардан беренче сыйныфка баручы балаларга мәктәп кирәк-яракларыннан бүләкләр дә әзерләгән иде. Шулай ук ул ишегалды активистларын чәчәк бәйләмнәре белән сөендерде. Теләгән кеше тәмле чәй белән дә сыйлана алды.

Асия Галимуллина, Гафиятуллин урамы, 6нчы йортта яшәүче:

Бәйрәм искиткеч күңелле булды, гел шулай үткәреп, кешеләрнең күңелләрен күреп торсыннар, рәхмәт оештыручыларга. Мин үзем бик актив кеше, күршеләремә балаларын карарга да булышам, урамнарны да чистарттырырга, тәртиптә тотырга тырышам, бакчаны карыйм. Кемгә ничек булыша алам, шуңа бар күңелемне бирәм. Бүгенге бәйрәмгә дә тәм-томнар әзерләп алып чыктым. Якын кешем махсус хәрби операциядә катнаша, шуңа сәдака булсын, итсән-сау әйләнеп кайтсын дип телим.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев