Фото: Зур Кукмарада кошларга җимлекләр ясап куйганнар
Соңгы яңалыклар

Фото: Зур Кукмарада кошларга җимлекләр ясап куйганнар

Ясаган җимлекләргә ярма салып, агачларга элеп куйдылар

Зур Кукмара мәдәният йортындаЯзгы мәрхәмәтлелек атналыгыуңаеннанШатлыкбалалар бакчасына йөрүче балаларны кошларга җимлекләр ясау серләренә өйрәттек. Ясаган җимлекләргә ярма салып, агачларга элеп куйдык. Кошларга кыш көне азык табуы авыр, шуңа аларга ярдәм итәргә кирәклеге әйтелде.

 

Шулай ук 15 март көнне Зур Кукмара авылында ялгыз яшәүче Фәүзия апаның хәлен белергә бардык. Фәүзия апа өлкән яшьтә булса да кул эшләре белән кызыксына. Аның эшләнмәләренә сокланып кайттык. Ул үзенең тормыш юлы белән таныштырды, безгә матур теләкләр теләп, рәхмәт әйтеп озатты, дип хәбәр итте Гульнур Хәҗиева.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев