Фото: Кукмарада янгын нәтиҗәсендә ике хуҗалыкка зыян килгән
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмарада янгын нәтиҗәсендә ике хуҗалыкка зыян килгән

Янгын сүндерүчеләрне йорт хуҗасы каршы алып, өй эчендә кеше булмавын хәбәр иткән

Кукмара янгын-коткару частеннан алынган мәгълүматларга караганда, 2 май көнне иртәнге 6 сәгать 30 минутта 112 экстрен-оператив хезмәтенең бердәм номерына Кукмараның Парковая урамында йорт януы турында хәбәр килеп ирешә.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә Парковая урамындагы 17нче хуҗалыкта йорт түбәсенең, каралты-кураларының януы, шулай ук 19нчы хуҗалыкта сарай һәм мунча түбәсен өлешчә ут ялмап алуы күзәтелә. Бәхеткә каршы, зыян күрүчеләр юк. Хәзерге вакытта янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

 


Нет комментариев