Фитыр сәдакасын кемнәргә бирергә ярамаганлыгы билгеле
Фитыр сәдакасының аз күләме — 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә — 1200 сум.
Фитыр сдакасы мохтаҗларга бирелә, ләкин кайбер чикләүләр бар. Бу хакта Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде, дип яза «Татар-информ» МА.
«Беренче чиратта, туганнарыгыз яки күршеләрегез арасындагы мохтаҗларга игътибар итегез. Әгәр андыйлар юк икән, алга таба барыгыз: мәхәллә, район, микрорайон. Африкадагы мохтаҗларны эзләргә кирәкми», — диде имам.
Шул ук вакытта фитыр сәдакасын турыдан-туры туганнарга: ата-аналарга, әби-бабайларга, балаларга һәм оныкларга бирү тыела.
«Без аларны болай да тәэмин итәргә тиеш. Әнием ач икән, мин җәннәткә кермәячәкмен. Әгәр әбием ач икән, мин җәннәткә кермәячәкмен. Балаларым, оныкларым ач икән, мин җәннәткә кермәячәкмен», — дип өстәде Хәйруллин.
2026 елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләмен 120 мең сум (көмеш буенча) дип билгеләде. Фитыр сәдакасының аз күләме — 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә — 1200 сум.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев