Электр плитәсеннән дөрес файдаланмау янгын куркынычы тудыра
Плитәләрне бүлмәне җылыту өчен кулланырга ярамый.
Кышкы чорда электр энергиясен куллану күләме арту сәбәпле, янгын чыгу очраклары да күбәергә мөмкин. Аеруча электр плитәләреннән дөрес файдаланмау янгын куркынычы тудыручы төп факторларның берсе булып тора. Шуңа бәйле рәвештә янгын күзәтчелеге бүлеге халыкка куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер кат искәртә.
- Электр плитәләрен кулланганда, иң беренче чиратта, аларның техник торышына игътибар итү сорала. Чыбыклары, вилкасы яки розеткасы зарарланган приборларны куллану катгый тыела.
- Плитәләрне бүлмәне җылыту өчен кулланырга ярамый. Плитә өстенә һәм аның янәшәсенә янучан материаллар — кәгазь, тукыма, пластик әйберләр кую шулай ук куркыныч.
- Балалар булган гаиләләрдә аеруча игътибарлы булу таләп ителә. Электр плитәләре балалар кулына җитмәслек итеп урнаштырылырга тиеш.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү — һәркемнең бурычы.
Балтач һәм Кукмара районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев