Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Диспетчер Лилия Әхсәнова: Безгә сөйләшергә зарыгып, киңәш сорап та шалтыраталар

Су күрсәткечләрен җыйганда телефон тынып тормый.

“Ремстройсервис” идарәче компаниясендә диспетчер вазыйфасын башкаручы  Лилия Әхсәнованың ягымлы, йомшак тавышы кукмаралыларның күбесенә таныш. Озак еллар биредә хезмәт кую вакытында кемнәр, нинди холыклы кешеләр белән генә аралашырга туры килми аңа…

Лилия – тумышы белән Олыяз авылы кызы, шунда урта мәктәпне тәмамлаган. Алга таба укуын Казанда дизайнерлык буенча дәвам итәргә теләгән, әмма язмыш барысын да үзенчә хәл иткән. Шул вакытлардан соң диспетчер хезмәтенә алынганына унөч ел үтеп киткән. Тормышка чыккан, бүгенге көндә Манзарас авылында ике кызы, кайнана-кайнатасы белән гомер итә, ә тормыш иптәше махсус хәрби операциядә катнаша. Шуңа күрә балаларын карашырга ярдәм иткән әби-бабайга рәхмәте зур аның. 

– Кукмарага кайткач, бердәм исәп-хисап үзәгенә вакытлыча гына дип эшкә урнашкан идем. Әмма бер ияләнгәч, аннан китәсем килмәде, коллективыбыз да әйбәт иде. Бик күңелле хезмәт куйдык. Заявка тапшырырга, түләүләр башкарырга килгән әби-бабайлар белән танышып, дуслашып бетә идек, – дип сөйләде ул. 

Тора-бара бердәм исәп-хисап үзәге ябыла, аларны идарәче компаниягә күчерәләр. Бүгенге көндә Лилия – биредә иң яшь һәм иң озак эшләүче диспетчер. Алар Раушания Мәрсетдинова, Илһамия Хәкимова, Диләрә Салиховалар белән килешеп, дус-тату хезмәт куя. Җитәкчелек тә бик әйбәт дип мактады. Диспетчерларның хезмәте сменалы оешкан. Эшкә иртәнге сәгать җидегә килеп, бер тәүлек буе халыкка хезмәт күрсәтәләр: күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән заявкалар кабул итәләр, аларның һәрберсен теркәп, тиешле белгеч­ләргә җиткерәләр, һәр айның 15нче числосыннан 25енә кадәр су исәпләү приборларының күрсәткечләрен терки­ләр. Хәтта шимбә-якшәмбе көннәрендә дә аларның халык белән элемтәсе өзелми.

– Коммуналь хез­мәтләр буенча халыктан төрле сораулар килә. Көн саен иң әзе җиде-сигез заявка алына. Бигрәк тә кыш-яз айларында кар көрәргә, боз чабарга, түбәләрне чистартырга чакыралар. Әмма фатир эче безнең карамакка керми, хуҗа үзе җавап бирә. Су күрсәткечләрен җыйганда телефон тынып тормый. Билгеле, әлеге саннарны телефондагы махсус кушымта аша да тапшырырга мөмкин, әмма өлкәннәр аны бик белеп бетерми. Кайбер кешеләр, гомумән, сөйләшергә зарыгып, киңәш сорап шалтырата. Берәр хезмәтнең, белгечләрнең телефон номерын сорыйлар. Безнең вазыйфага кермәсә дә каршы килмибез, ярдәм итәргә тырышабыз. Кайвакыт кызык-кызык сораулар да биреп куялар. Бервакыт халык арасында дөнья бетә икән, дигән сүз таралды. Шул елны бер әби: “Кызым, сез бөтен әйберне дә беләсез инде, дөнья кайчан бетә соң, шырпылар җыясымы, юкмы?” – дип шалтыратты. Әлбәттә, төрле холыклы кешеләр бар, шуңа күрә аларны тыңлап торып, әкрен генә, җайлап җавап бирәбез, аңлатабыз, – диде Лилия Әхсәнова, елмаеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев