Кукмарада мөгаллимнәр хөрмәтләнде
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллинның сүзләренә караганда, бүгенге көндә район мәгариф өлкәсендә 2400 хезмәткәр эшли.
Октябрь башында без һәрвакыт мөгаллимнәребезне хөрмәтләп искә алабыз. Чөнки 5 октябрь – Укытучылар көне. Бу бәйрәмдә балаларга белем һәм тәрбия бирүче укытучыларга җылы сүзләр, рәхмәтләр җиткерелә.
Әлеге истәлекле дата уңаеннан 3нче урта мәктәптә тантаналы чара узды. Зал түрендә – хөрмәтле укытучылар, мәктәп коллективлары, кунаклар. Көннең төп геройларын котларга район җитәкчеләре килгән иде.
Укытучыларны район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин тәбрикләде.
- Укытучы – иң җаваплы һәм иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Балаларга белем һәм тәрбия бирүче һәр мөгаллимнең хезмәте зур хөрмәткә лаек. Сезнең тырышлык, сабырлык һәм фидакарьлек нәтиҗәсендә районыбызның киләчәге ныклы кулларда. Ә безнең Кукмарада иң яхшы, иң креатив укытучылар. Алар исә үзләре шикелле тырыш, булдыра торган укучылар тәрбиялиләр, - диде Резеда Гаянова үзенең чыгышында.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллинның сүзләренә караганда, бүгенге көндә район мәгариф өлкәсендә 2400 хезмәткәр эшли. Аларның һәркайсы – үз һөнәренә тугры, балаларның киләчәге өчен җаваплылык тоеп хезмәт куючы фидакарь кеше. Чара барышында үз эшенең осталарына дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Бәйрәмдә катнашучылар арасында Олыяз урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Лена Хәбриева да бар иде. Аның хезмәт стажы 30 елга җыела. Шушы дәвердә әлеге һөнәрне сайлаганына бер тапкыр да үкенгәне булмаган.
- Балаларны яратам. Алар белән төрле ситуацияләрне чишәбез. Бу эшкә мәхәббәт әниемнән килгәндер дип уйлыйм. Чөнки ул 42 ел балаларга башлангыч белем бирде. Бүгенге көндә әни лаеклы ялда. Үземнең эшкә килгән беренче көнемне әле дә хәтерлим. Ул вакытта миңа 22 яшь иде. Күп итеп план язарга куштылар. Бик авыр эш булырмы икән дип борчылган идем, чын йөрәктән, бар күңелемне биреп эшләгәч, авырлыгын тоймадым. Әлеге хезмәткә үземне багышладым. Балалар, ата-аналар һәрвакыт йөрәктә, кич белән иртәгесе эшләремне планлаштырып ятам, иртән шул уйлар белән уянам. Эшемне бик яратам, чөнки ул – минем яшьлек хыялым. Әгәр яңадан һөнәр сайларга туры килсә, кабат шушы юлны узар идем, - диде Лена Вакыйп кызы.
Олыяз мәктәбе төрле чараларда бик актив катнаша. Соңгы көннәрдә генә ярминкә булган. Аннан җыелган акчаны балалар йә экскурсияләргә барганда, йә иганәчелек эшләре башкарганда тоталар икән. Әти-әниләр дә бик ярдәм итте дип сөйләде Лена Хәбриева.
- Шушы арада Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәргә җыенабыз. Ветеран укытучыларыбызны мәктәпкә чакырып, матур чара оештырачакбыз. Укытучыларны да хөрмәтләячәкбез, бу датаны Үзидарә көне форматында үткәрергә исәплибез. Мәктәбебез җылы, рәхәт, алга таба да күңел тынычлыгы белән эшләргә язсын, - диде ул.
Манзарас урта мәктәбеннән Ранис Хисанов - яшь, креатив укытучыларның берсе. Ул балаларга химия һәм биология фәннәреннән белем бирә. Аның янып торган күзләреннән хезмәтен, балаларны яратуы ачык чагыла.
- Бу һөнәрне сайлавымның аерым бер тарихы юк. Кан белән язылган кебек, диләр бит, шуның шикелле бу эш – минем тормышым, бу эш – гомеремнең иң матур вакыты, мин шуның белән яшим. Балалар белән бик күңелле. Алар - тормышыбызның чәчәкләре. Ә чәчәкләрне күзәтүе ошый икән, балалар белән дә шулай ук. Балалар – безнең киләчәк. Химия фәне – уртача авырлыктагы фән. Әгәр тырышып укысаң, дәресләргә әзерләнеп йөрсәң, ул бер дә авыр түгел. Мәхәббәт ул – химия, димәк, химия ул – мәхәббәт, - диде Ранис Радик улы.
Укытучы – ул белем генә бирүче түгел, ә тормыш юлын күрсәтүче, күңелләргә нур салучы, йөрәкләрдә изгелек уятучы да. Шуңа күрә Укытучылар көне – бары тик бәйрәм генә түгел, ә һәркайсыбыз өчен зур хөрмәт һәм рәхмәт көне дә.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев