Көндезге уку формасындагы студент балаларны карау буенча закон тарафыннан беркетелгән бурычның булмавы яшь кешеләрне бик көчсез хәлгә куя.
Дәүләт Думасында ата-аналарга балаларына 23 яшькә кадәр алимент түләү бурычын билгеләргә тәкъдим иттеләр. Төп шарт — бала көллияттә яки югары уку йортында көндезге бүлектә укырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Тиешле закон проекты парламент палатасы каравына кертелә. Документ РИА Новости карамагында бар, дип яза агентлык.
Документта билгеләп үтелгәнчә, гамәлдәге законнар ата-аналарның үз балаларын матди яктан карау бурычын алар 18 яшькә җиткәнче генә билгели, искәрмәләр хезмәткә сәләтсез балигъ булганнар өчен генә каралган.
«Көндезге уку формасындагы студент балаларны карау буенча закон тарафыннан беркетелгән бурычның булмавы яшь кешеләрне бик көчсез хәлгә куя», — дип искәртәләр.
- Фото: ИА «Татар-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев