Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Быелгы беренче акциянең җиңүчесе билгеле булды

Ул 3 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде

Быелгы подписка чорында 2019 елның  икенче яртыеллыгы өчен  “Хезмәт даны” һәм “Трудовая слава” газеталарына язылучылар арасында үткәрелгән беренче акциягә йомгак ясар вакыт җитте. 19 апрельдә старт алып, 7 майга кадәр дәвам иткән чарада барлыгы 22 абунәче теркәлде. Отыш иясе исә йорт җиһазлары сатып алу өчен 3 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Җиңүчене билгеләү кебек җаваплы вазыйфаны без һәрвакыт редакциягә килүчеләргә тәкъдим итәбез. Бу юлы да әлеге матур, үзебезчә “дөрес” традицияне бозмадык, аны редакциягә кергән даими хәбәрчебез Марат абый Хисмәтовка тапшырдык.

“Без дә газетага язылмадык әле, әби  язылу бәясенең очсызланган вакытын көтә”, - диде ул елмаеп, һәм, “бисмилла”сын әйтеп, бишле санын тартып та чыгарды. Исемлектә әлеге номер астында Кукмарадан Мәгъсүм абый Даутов теркәлгән иде. Аның мондый чараларда беренче тапкыр катнашуы икән, хәерлегә булсын, диде ул, сөенеп.

Мәгъсүм абый бик кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты. Тормышы, эшчәнлеге турында сөйләде, Габдулла Тукай, Фәнис Яруллин шигырьләрен дә укып күрсәтте. Ул чыгышы белән Манзарас авылыннан, ә һөнәре буенча югары категорияле мал табибы. Хайваннарны бик яраттым, ди белгеч. Иң элек  “Дружба” хуҗалыгында хезмәт куйган, аннан соң Иске Кенә авылында ветеринария участогында мөдир булып торган, ә лаеклы ялга чыкканчы, унбиш еллап Нократ Аланы районындагы ит комбинатында ветеринария табибы-эксперт булып эшләгән.

- Без “Хезмәт даны” газетасына гына язылабыз, аны күптәннән алдырабыз, ә башка төрле басмаларны сатып алып укыйбыз. Газетаны көтеп алып, башыннан ахырына кадәр тоташ карап чыгам, барысы да кызыклы, район тормышы турында бит, - диде бәхетле җиңүче. – Почтальоныбыз  Кәчимир авылыннан Нурия дә бик булган. Үз эшен җиренә җиткереп башкара, газеталарны да вакытында китерә, аңа рәхмәттән башка сүз юк.

Мәгъсүм абый тормыш иптәше Рабига апа белән җәй көне Кызыл Октябрь авылындагы йортларына яшәргә күченә икән.

- Ул якларда эшләгәч, аның табигате бик якын миңа. Урман яны, яшеллек, агачта тиеннәр сикереп йөри... Үзем дә йөз кырыклап агач утырттым, - диде ул. - Авылга китсәк тә, атнага бер тапкыр Кукмарага киләчәкбез, газетаны да шул вакытта алырбыз.

Сезне дә, хөрмәтле газета укучылабыз, җиңүчеләр исемлегендә көтеп калабыз. Газетага язылыгыз һәм бүләкләр отыгыз.

фото: Ризилә Корбанов/ "Хезмәт даны"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев