Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Березнякта халык җыены узды

Районыбызның авыл җирлекләрендә халык белән очрашып-сөйләшүләр башланып китте.

Район башлыгы урынбасары Резедә Гаянова җитәкчелегендәге төркем бүген Березнякта булып кайтты. 

Березняк авыл җирлегенә 5 авыл керә, 262 хуҗалыкта 763 кеше яши. Җирлек башлыгы Рөстәм Шәрипов сүзләренә караганда, быел 3 бала дөньяга килгән, 8 кеше вафат булган, 5 пар үзләренең никахларын теркәгән. 

— Авыл халкы башлыча терлек асрау белән мәшгуль. Быелның 1 июленә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, хуҗалыкларда 216 баш мөгезле эре терлек (шуларның 104е — сыер маллары) исәпләнә. Территориядә сөт җыю Рәсүл Баймиев тарафыннан башкарыла, ул июль аенда бер литрга 29 сум исәбеннән акча түләде, — диде Рөстәм Шәрипов. — Сыер, кәҗә, кош-корт асраучыларга субсидияләр бирелде. Ул 594 мең 150 сумны тәшкил итте.

Район башлыгы урынбасары Резедә Гаянова районның һәр тармагында башкарылган эшләр турында сөйләде, мошенниклык очракларының артуын ассызыклады, халыкны игътибарлы булырга чакырды, быелның 8 сентябрендә VII чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узачагын билгеләп үтте. 

Чыгышлардан соң сорауларга җаваплар бирелде, 50 ел бергә яшәгән парлар бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев