Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Березняк авылында халык җыены үтте

Халык белән очрашып-сөйләшү узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде.

Районыбызның авыл җирлекләрендә 2023 елда башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары башланып китте. Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова җитәкчелегендәге төркем Березняк авыл җирлегенә барды. Анда җирлек башлыгы Рөстәм Шарипов, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Ленар Закиров һәм башкаларның чыгышлары тыңланды.

Березняк авылында халык җыены үтте

Березняк авыл җирлегенә 5 авыл керә. Барлыгы 262 хуҗалыкта 763 кеше яши. Узган ел 10 бала дөньяга килгән, 8 үлем очрагы теркәлгән, 3 пар гаилә корган.

«Халык башлыча терлек асрау белән мәшгуль. Быелның 1 гыйнварына булган мәгълүматларда хуҗалыкларда 231 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 111е — сыерлар. Территориядән сөтне Рәсүл Баймиев җыя. Декабрь аена литрына 28 сумнан акча түләде. Үзара салымнан да читтә калмыйбыз. Әлеге программа эшли башлаганнан бирле халыктан барлыгы 3 миллион 016 мең 600 сум акча җыелды. Дәүләт ярдәме белән 15 миллион 382 мең сумлык эш башкарылды», — дип сөйләде җирлек башлыгы.

Березняк авылында халык җыены үтте

Район башлыгы урынбасары Резедә Гаянова районда дәүләт һәм республика программаларының үтәлеше, һәр тармакта башкарылган эшләр, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды, быелның март аенда узачак Россия Президентын сайлауларга тукталды.

Березняк авылында халык җыены үтте

Чыгышлардан соң халык үзен кызыксындырган сорауларны бирде.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев