Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Бер гомер — бер батырлык тарихы: Кукмара районыннан сугыш ветераны Габделвахит Шәмсетдинов язмышы

Бөек Җиңүнең рухы күңелләрдә мәңге саклансын, ә ветераннарыбызга саулык-сәламәтлек, тыныч һәм кадерле картлык насыйп булсын.

Бүген Бөек Җиңүнең 81 еллыгы. Бу изге һәм олы бәйрәмне районыбызда исән-сау гомер итүче бердәнбер сугыш ветераны — Чишмәбаш авылыннан Габделвахит Шәмсетдинов та безнең белән каршылый. Аның тормыш юлы — үзе бер тарих, батырлык һәм түземлек үрнәге.

Хәзерге вакытта ул кызы Заһидә апа янында Түбән Камада яши. Балалары, оныклары аны кадер-хөрмәттә тота, һәр көнен мөмкин кадәр якты, тыныч һәм җылы итәргә тырыша. Йөз еллык гомер юлы үткән ветеран бүген дә якыннарының игътибары, кайгыртуы белән уратып алынган.

Бәйрәм якынлашкан көннәрдә без Заһидә апа белән элемтәгә кереп, ветеранның хәлен белештек.

— Әтинең хәлләре, Аллага шөкер, ярыйсы гына. Өй эчендә таякка таянып йөреп тора. 8 гыйнварда аңа 100 яшь тулды, әлбәттә, сәламәтлеге төрлечә була: колаклары да начаррак ишетә, аяклары да бик «тыңлап» бетерми. Әмма ул рухын югалтмый — догалар укый, телевизор карый, үткәннәрне искә ала. Бәйрәмгә кайта алмабыз инде, шуңа күрә райондашларга кайнар сәламнәребезне җиткерәбез. Әтинең үзеннән дә сорадык: «Йөреп булмас, кызым», — диде. Әмма без аның күңелен төшермәскә тырышабыз: алда әле Сабантуйлар да, Корбан гаете дә бар бит, — дип сөйләде Заһидә апа.

Бөек Җиңү бәйрәме — ул бары тик шатлык кына түгел, ә хәтер, хөрмәт һәм рәхмәт көне дә. Без ветераннарыбыз алдында мәңге бурычлы. Аларның һәрберсе — батырлык символы, илебез тарихының кадерле өлеше.

Габделвахит абыйга һәм аның кебек батыр йөрәкле кешеләргә карата ихтирамыбыз чиксез. Алар исән чакта, без аларның хәлен белешеп, игътибар күрсәтеп калырга тиешбез. Чөнки хәтер — ул безне кеше итә торган иң зур кыйммәтләрнең берсе. Бөек Җиңүнең рухы күңелләрдә мәңге саклансын, ә ветераннарыбызга саулык-сәламәтлек, тыныч һәм кадерле картлык насыйп булсын.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев