Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Батыр» батальоны белән килешү төзеп, Ватанны сакларга киткән Марс Минемуллин: Мин егетләргә булышырга тиеш!

Якташыбыз 2011-2012 елларда Калининградтагы хәрби частьларның берсендә армия хезмәте узган булган.

Райондашыбыз Марс Минемуллин, Татарстанның «Батыр» исемле батальоны (именной батальон) белән килешү төзеп, хәрби хезмәткә китте.

— Хәзерге вакытта бик күп кенә танышларым махсус хәрби операция зонасында. Мин дә килешү төзү, дусларым янында булу турында күптәннән уйлап йөргән идем. Татарстанда «Батыр» батальоны формалашкач, ниһаять, тәвәккәлләдем. Әлеге батальон турында интернет челтәреннән укып белдем һәм, үземнең ниятемне белдереп, район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать иттем. Анда тиешле таләпләр турында сөйләделәр, хәрби хезмәт өчен килешү төзүчеләргә бер тапкыр түләнелә торган акчалар, айлык хезмәт хакы, ташламалар, ярдәм чаралары турында аңлаттылар, — ди Марс Минемуллин. — Иң элек Казанга җыелдык, анда хәрби кием, барлык кирәк-яракларны бирделәр, һәм без Самарага юл тоттык. 

Якташыбыз 2011-2012 елларда Калининградтагы хәрби частьларның берсендә армия хезмәте узган булган. Шуның өчен дә аның азмы-күпме бу өлкәдә тәҗрибәсе бар. 

— Бүгенге көндә без Самарада әзерлек мәктәбе үтәбез, беренче медицина ярдәме күрсәтү, корал белән эш итү һәм башка шөгыльләргә өйрәнәбез. Чын ир-егет үз юлында очраган барлык киртәләрне дә лаеклы уза белергә тиеш. Югалып калмас өчен, әлбәттә, өйрәнүләр дә кирәк. Шуның өчен безнең бу көннәрдә бер генә дә буш вакытыбыз юк. Әзерләнәбез, күнекмәләрне ныгытабыз. Алга таба офицерлар һәркемне тиешле төркемнәргә билгеләячәк, — ди ул. 

31 яшьлек Марсның хәрби хезмәт турында килешү төзү ниятен белгәч, якыннары хәтта бераз югалып та кала. 

— Әмма минем карарым нык, яхшылап уйланылган иде, артка таба кире чигенү уе бөтенләй булмады, — ди ул. — Әлеге юлны сайлавыма үкенмим. Мин Ватанны сакларга, үзебезнең егетләр янында булырга, аларга булышырга тиеш!

2024 елның 31 июленә кадәр Татарстанда хәрби хезмәт турында килешү төзегәннәргә Россия Оборона министрлыгыннан бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү — 195000 сум, Татарстан Республикасыннан — 1005000 сум, Кукмара районыннан 100000 сумны тәшкил итә. Һәр балигълык яшенә җитмәгән балага бер тапкыр — 20000 сум, Россия Оборона министрлыгыннан дәүләт бүләкләгәндә бер тапкыр акчалата түләүнең биш оклады бирелә.

Махсус хәрби операция зонасында булган вакытта айлык акчалата тәэмин ителеш 210000 сумнан башлана, махсус хәрби операция зонасында һөҗүм вакытында өстәмә түләүләр — 8000, дошман территориясенең 1 чакрымын алган өчен түләү — 50000, каршы якның хәрби техникасын кулга төшергән яки юкка чыгарган өчен түләү — 1000000 сумга кадәр һәм башкалар. 

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә вәкилләренә чираттан тыш медицина тикшерүе, бушлай психологик ярдәм, ипотека системасы аша Оборона министрлыгы хисабына тиз арада торак сатып алу мөмкинлеге, махсус урта белем бирү учреждениеләренә беренче чиратта кабул итү, югары уку йортларында бюджетта уку, югары уку йортларында түләүле укыту формасыннан бюджетка күчерү карала. 

Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә кредит каникуллары, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләрне кичектергән очракта пенядан, социаль түләүләр буенча керем салымыннан, күчемсез милеккә салым түләүдән азат итү, милекне арендалау килешүләре буенча кичектерү, ташламалы автокредит бирү карала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев