Балтач районында юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, бишәү зыян күргән
Фаҗига бүген иртәнге якта килеп чыккан
Татарстанның Балтач районында юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, биш кеше зыян күргән, дип хәбәр итә “Татар-информ”га Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова.
Фаҗига бүген иртәнге якта Доргадан ерак түгел Чепья – Куныр юлында килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматлар буенча, юл һәлакәтенә ике җиңел автомобиль сәбәп булган.
Юл-транспорт һәлакәтендә алты кеше зыян күргән, берсе табиблар килгәнче урында ук үлгән. Зыян күргән өч кеше уртача авырлыктагы имгәнү һәм җәрәхәтләр белән - Арчага, тагын берсе авыр хәлдә Балтач үзәк хастаханәләренә озатылган. Бишенчесен табиблар өенә амбулатор дәвалауга җибәргән.
Һәлакәт сәбәпләре ачыклана.
Фото: ГИБДД по РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев