Ана бәхете: Вахит авылында яшәүче Разыя Гарифуллина янында аның «алтыннары»
Разыя Гарифуллинаның теләге бер генә: балалар исәбе, ачлык-ялангачлык күрмичә, илдә тынычлык урнашып, һәркемгә исән-имин яшәргә язсын…
Вахит авылында яшәүче Разыя Гарифуллинаның ана мәхәббәте алты баласын җылыта. Алты бала — ул зур гаилә, зур дөнья, анда һәркем үз урынын табып, бер-беренә терәк булып яши. Разыя апаның тормыш юлы — ул тырышлык, сабырлык һәм балаларына булган тирән мәхәббәт үрнәге.
Утыр әле, әни, яннарыма,
Бер бушатыйм әле күңелне.
Син янымда булган чакта миңа
Шундый рәхәт, шундый күңелле.
Бәхетле ул Рәйханә апа. Үзенә 66 яшь, өлкән яшьтәге әнисе Разыя апа янына утырып, күңеленә якын әлеге җырны башкарды ул.
«Исән-сау лаеклы ялга чыгып, туган авылыма кайтып, әни янында бер-ике генә ел торсам да, мин дә әни белән яшәдем дияр идем дип еш уйландым. «Аллага шөкер, кайтканыбызга ун ел булды», — диде ул, җырлап туктагач.
Рәйханә апа гына түгел, аның биш бертуганы: Рәмзия, Рамилә, Рашит, Рәхилә, Рәфкать тә — әниләре янәшәсендә, алар да бәхетле.
95 яшен каршы алган Разыя апаның һәр фикерен, һәр җөмләсен ишеткән саен, зиһен сафлыгына сокланып, «сөбханалла!» дип куясың. Сүзгә тапкыр, әмма артыгын сөйләми, һәрнәрсәне үз урынында әйтә белә. Әллә каян күренеп тора: «алтыннары» да әниләренә карата зур хөрмәт, ихтирам һәм ярату белән яши. Нәкъ менә шул «алтыннары» белән бергә җыелып, Разыя апа белән бергә тормыш йомгагын «сүттек».
«Хәзер рәхәт, әмма яшьлегебездә тормыш бик авыр иде, — дип, сүзен башлады ул. — Башлангыч сыйныфта укыганда, урамда газета укып йөргән кешеләрдән сугыш чыкканын ишеттек. Шул көннән соң безне, ныклап торып, колхозга эшкә җибәрә башладылар. Чиләк тотып, басуда комбайннан, калган ашлыкларны чүпләдек, урак урдык. Без, кечкенә генә буйлы кызчыклар, капчык кадәр көлтәләрне күтәреп, аларны зурлардан калышмыйча сугабыз. Иптәш кызымның әнисе бер хатын белән 40ар сутый иген ура иде. Алар — алдынгылар. Ә безгә 20се тиеш. И-и-и тырыша идек тә инде, урак тотып, бармаклар суелып бетә, әмма бирешәсе түгел, чөнки илдә сугыш бара! 7 сыйныфны тәмамлагач, сабанчы итеп куйдылар. Таш яуса да, биш ел дәвамында, ир-егетләр янына трактор кабинасына менмәдем, курыктым. Трактор ватылгач, Пчеловод ягы басуларыннан төнлә берүзем кайтып, тракторчының йомышын бригадирга тапшыруым да онытылмый».
Ядегәр кызының үсә төшкән чагы, 20се тулып килә. Колхозга тагын наряд килгән: бу юлы инде Лубянда урман кисәргә кирәк. Көзге әче көннәрнең берсендә, балта-пычкылар салынган күтүмкәләр асып, күп булса, бер ипи кыстырып, еракка йөрүче товар поезды вагоннарының ике арасына басып барып, Сосновка тирәсендә төшеп кала кызлар. Урман аша җәяүләп, Лубянга барып җиткәч тә ачлык, салкын, авыр эш, начар яшәү урыны көтеп тора аларны.
«Лубянга кадәр урман эчендәге бер рус авылына кереп, башка урын булмаганлыктан, карават астында йокладык. Беркөнне урманда эшләгәндә иптәш кызларым: „Синең аягың каный бит“, — диләр. Карасам, балта төшкән, эш белән сизелмәгән дә. Яулык белән кысып бәйләделәр дә, өйгә алып кайтып салдылар. Аннан соң, авылга кайтарып җибәрделәр», — ди Разыя апа, моннан 70 еллар элек булган чакларны искә алып. — Миңа 13-14 яшь тирәсе, сугыш бара, колхозда атларның бик хәлсез чагы. Алты кыз тезелешеп, чаналар тартып, Ядегәрдән Березнякка чәчү орлыгына дип чыгып киттек. Ара ерак, 42 чакрым. Көч-хәл белән барып җиттек. Рәхмәт яугыры, авылдагы Кәнҗебану исемле апа кунарга кертте, ашатты. Кире кайтканда тагын да авыррак, чөнки чанада йөк бар. Кайда карлырак, шуннан барырга тырышып, чанага ат шикелле җигелеп өстерәдек без орлыкны. Авылга кайткач, бер көн ял итәбез дә тагын шунда җибәрәләр. Тәмам үзәккә үткән иде, гомер буе оныта алмадым».
Төнлә тәрәзәләрне каплап, өйдә бүрек тегүләре, аларны билгә бәйләп, кача-поса Шәмәрдәнгә җәяүләп менеп, туктап торган поездларның вагон янәшәсендә яшереп кенә сатып йөрүләре дә күңеленең бер почмагында ачы хатирә булып саклана.

Вахит авылының данлыклы егете, Янил сельпосы рәисе, «Полковник» кушаматлы Рафыйк Гарифуллинның көннәрдән беркөнне Разыяга күзе төшә. Кошевка чанасына гына утыртып, килен итеп алып кайта ул аны.
«Син — минем кадерле әнием, син — минем кадерле хатыным. Үзара килешеп, дус яшәгез, миңа бер-берегезнең гаебен әйтеп сүз йөртмәгез», — ди ул, аларны кара-каршы утыртып.
«Шуның кадәр тату яшәдек. Мин бит кияүгә чыкмам дигән идем инде, 28 яшем тулган, әти-әни безне тәрбияләдең, рәхмәт, без исән вакытта сине тормышка озатырга тиешбез, диделәр. Рафыйк белән аз гына очраштык. Кызлары күп иде аның, матурлардан туйдым дип, мине алды. Чибәр түгел, ябык, ап-ак идем. „Аппагым“, „Солнышко“ дип эндәшә иде ул миңа. Соң кияүгә чыксам да, балалар җитештеләр, сигез елга алты бала алып кайттым. Рафыйк әйбәт, акыллы кеше булды. Миңа бер тапкыр кул күтәрмәде, балаларга бер сүз әйтмәде. Минем „алтыннарым“ дип кенә йөртте ул аларны», — диде Разыя апа.
Уен-көлке сөйләшергә, җырларга яратучы Рафыйк абыйның: «Өйдә минем алтыннарым бар, алар мине көтә», — дип әйткән сүзен күпләр чынга ала.
«Сездә алтыннар бар икән, күрсәтегез әле», — дип, хәтта өйләренә кадәр килүчеләр була.
Рафыйк абый исә аларның каршысына алты баласын тезеп бастыра да: «Менә минем алты алтыным, аларны бернинди алтынга да алыштырмыйм», — дип елмая...
Разыя апа һәм дүрт баласының күңелендә Бөрбаш урманчылыгында ике ел яшәп алулары — аерым бер истәлек.
«Сельпо рәисе булып эшләгән әтине, кибетчеләре гаебе белән эштән алып (алар әтигә әйтмичә генә перчатка сатканнар), сатучы итеп күчерәләр. Соңыннан, әти кибеттә эшләргә теләмәгәч, урманчы итеп билгеләделәр. Кайда гына эшләсә дә, хезмәтен төгәл, җиренә җиткереп башкарды. Кешелекле, ярдәмчел, юмарт, изге күңелле булганы өчен, аны һәркем хөрмәт итте, хәзер дә әтине җылы итеп искә алалар», — ди уллары Рашит.
Ә Рафыйк янәшәсендә татар хатын-кызларына хас булган барлык сыйфатларга ия, иң күркәм гадәтләрне үзенә алган Разыясы. Әдәпле, тыйнак, сабыр, чиста-пөхтә, һәркемгә ачык йөзле.
Өлкән киленнәре Люция сөйли:
«Әти-әни белән ун ел яшәдек тә, төпчек уллары Рәфкать өйләнәсе булгач, безне „башка“ чыгардылар. Яңа өйгә, башка урамга китәсем килми генә бит. Елый-елый күчендек, хәл белешергә дип, әни янына менәм дә тагын еларга тотынам. Ияләнә алмый интектем».
Аның сүзен Разыя апаның Ядегәрдә яшәүче кызы Рәхилә дәвам итә.
— Өйләрендә төзелеш алып барган чак. Берсендә авылга килгәч карыйм, әни табак-савыт юа, шактый гына өелгән. «Люция кайда соң, әни, ник ул булышмый?» — дим. Ул вакытта «Байлар да елый» киносының бик популяр чагы. «Люцияне, мәҗбүриләп, кино карарга җибәрдем, кайткач, миңа сөйләрсең дип әйттем», — ди әни. Үзара дус, аңлашып яшәүнең тагын бер үрнәге бит бу.

...Тормыш йомгагының бер очы һаман да шул балаларны үстерү, Разыя апаның колхозда эшләгән еллары, Рафыйк абыйга барып тоташа.
«Әни гомер буе сабыр булды, — ди Казанда яшәүче кызы Рамилә. — Әти белән әнинең бер тапкыр да сүзгә килеп, безнең алда кычкырышканнарын хәтерләмибез. Бәхетле балачак кичердек. Безне яратып, эшкә өйрәтеп үстерделәр. Укырга кергәнче, рәттән тезелеп утырып, атнага икешәр шәл бәйли идек. Зур бакчабыз бар иде, 40лап карлыган куагы, 10 төп алмагач, яшелчәләр күп үстердек. Умарта тоттык. Әти бала җанлы булды. Бал аерганда якын-тирәдә яшәүче бала-чага җыела. Әнинең кибеткә барганын хәтерләмибез, безгә киемнәргә кадәр әти алды. Авылда беренче радиоалгыч та бездә булды».
— Балаларының тууына 40 көн булуга күршедә генә яшәүче, туган тиешле бригадир аны иң беренче итеп эшкә «куган». «Разыя, эшкә бар инде, син тыңлагач, башкалар да чыга бит», — дия торган була ул, — дип, сүзне Рәмзия исемле кызы дәвам итә. — Әни иң авыр эшләрне башкарган: көз көне бәрәңге подвалы өстен балчык белән күмеп, яз җитсә, аны ачу, урак эше, бер гектар бәрәңгене казып чүпләү, тауда бер гектарлы борчак чабу дисеңме. Әни әбәткә дә кайта алмый иде. Энекәш-сеңелкәшләрне арбага салып, тауга әни янына алып менеп, ашатып төшә идек. 40 көнлек баласын хәзер кем генә кечкенә кызына ышанып калдырыр икән?!
Разыя апа Гарифуллина төпчек улы Рәфкать, мегафермада бозаулар караучы, үзе кебек сабыр, тырыш килене Тәнзилә белән инде 28 ел бергә матур гомер итә. Истәлекле даталарда, бәйрәмнәрдә бу нигезгә килен-кияүләр, балалардан тыш, 12 онык, 18 оныкчык, барлыгы 53 кеше җыела. Алар барысы да — Разыя апаның алтын бөртекләре. Ә теләге бер генә: балалар исәбе, ачлык-ялангачлык күрмичә, илдә тынычлык урнашып, һәркемгә исән-имин яшәргә язсын…
Фото: Разыя Гарифуллинаның шәхси архивыннан; Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев