Алия Садыйкова: Әни — минем җәннәт сәбәпчем
Әни мине җир җимертеп, тормышның якасына ябышып, эштән курыкмый, тәвәккәл, нык булырга, җебеп тормаска һәм иң мөһиме — кешелеклелеккә өйрәтте, чөнки үзе — шундый.
Әни — өебезнең өлгесе. Без өч бала, кияү, килен, 5 онык — һәрберебезгә дә тугры дус, ышанычлы киңәшче. Һәрберебезне юата, яклый, саклый, ярата. Артык кайгыртучан, нечкә күңелле әнием минем.
Әнинең йөрәге ничек түзә микән дим? Иртәнге өчтә көне башлана: мал карый, итеген түши, аннан тәмле итеп чәй әзерли, эшкә китә. Иң беренче булып, кем шалтырата дисәң, әни шалтырата! «Кызым, ничек хәлләрегез, балалар ничек, кияү эшкә киттеме?» Йокларга ятканда да әни белән сөйләшмичә ятмыйбыз. Хәл белмичә бер көн калмый. Әнинең тавышы, язгы гөрләвек сыман, нинди генә борчуың булмасын, ул яхшы хәбәр генә китергән кебек тоела.
Әйе... Ул безнең өчен вакытын, көчен, сәламәтлеген жәлләмичә гап-гади тормыш алып бара. Әле без генә мени?! Бездән тыш күпме ыгы-зыгысы, борчуы. Әни — көчле хатын-кызларның берседер, күпме җил-давылда каен кебек шартлап сынар урынына, имән кебек ныгыды... Күпме? Күп!
Ничек шулайдыр, әнинең ашы иң тәмлесе, өе — иң җылысы, иң нурлысы. Әле оныкларның да әбидә кунып кала торган чираты бар. Без — төп йортка нинди хәлдә, кайчан кайтып керсәк тә, һәрвакыт көтелгән кунак, кадерле бала! Әни мине җир җимертеп, тормышның якасына ябышып, эштән курыкмый, тәвәккәл, нык булырга, җебеп тормаска һәм иң мөһиме — кешелеклелеккә өйрәтте, чөнки үзе — шундый.

Әнинең яхшы гамәлләрен, тормышын язсаң, газета битләре генә җитмәстер. Кызганыч, вакыт кына бик тиз үтә шул, сәламәтлеге кими, чал чәчләре арта бара. Ләкин әти-әнинең яше юк сыман, алар ничә яшьтә булсалар да, һаман шулай егәрле, яшь, матур тоелалар. Аларның яшь вакытлары хәтердән җуелган, хәзерге вакытлары иң матур чаклары төсле. Әнием булганда, мин — бәхетле бала, Ходаемның яраткан бәндәсе. Әни — минем җәннәт сәбәпчем...
Алия САДЫЙКОВА, Зур Кукмара
Фото: Алия Садыйкованың гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев